БА
Билгесез автор
26 июль, 2014 ел

Белем бәйрәме

1 нче сентябрь Белем бәйрәме, бу көн Рәсәйдәге барлык укучыларга, укытучыларга, студентлар өчен яңа уку елы башлану. Бу көнне мәктәпләрдә бәйрәмнәр уздырыла. Укучылар һәм әти - әниләр укытучыларына чәчәкләр биреп, бәйрәм белән котлыйлар. Ә керәшен татарларында бу көн Симән көне дип йөртелә: “арышны Симән көнне төшкә тикле чәч, төштән соң чәчмә”, “симән көн үткәч, биш-алты көннән бәрәңге казырга ярый”. Симән көнендә умартадан бал алу һәм өйдән чебен куу йоласы яшәп килгән. Чебеннәрне куганда: «Чыгыгыз, чык, Симән бабай килгән, бал ашарга чакыра», — дип әйтә торган булганнар.
Бәйрәмнәр
Уникаль идентификатор: 2607142071
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез