БА
Билгесез автор
21 декабрь, 2014 ел

Яңа ел бәйрәме өчен сценарий.

Бәйрәм җыр, бию белән башланып китә. Алсу җыр, вальс

1 а.б. : Яңа ел сәгате! Ул безне чиксез киләчәк белән тоташтыручы бер мизгел. Бер уйласаң, Иске ел киченнән Яңа ел таңына бер адым. һәм менә шул бер адымда - әйтеп бетергесез өметләр белән тулы киләчәк.

2 а.б.: Әй, кеше! Әле дә шул өмет бар. Бүгенге авыр көннәрдә ничек атлар идең? Әле дә туган телең бар . Өмет белән тулы хисләреңне дөньяга ничек белдерер идең?!.
Әй, кеше! Кара тирә ягыңа. Яныңда туганнарың, дусларың, якташларың, ватандашларың. Бәхет телә син аларга. һәр елмаюлы карашны шундый ук җылы караш каршыласын. Бер-береңә изгелектән бөек эшләр башлана. Яңа елга беренче адым - изгелек булсын.
Папка кыстырган, бик важный кыяфәттә бер укучы керә.
Укучы: Туктагыз, туктагыз! Булмый бүген бәйрәм. Килми яңа ел һәм килмәячәк тә. Бүген менә 29 Декабрь, иртәгә 30 Декабрь, аннан 31 Декабрь, аннан 32 Декабрь, аннан 33 Декабрь...
1 а.б туктатып: Ярар, ярар, туктый гына күр. Ничек алай була инде ул, без бит әзерләндек, әнә укучылар ничек көтеп тора, сценариебыз да бар. Ни өчен син алай дисең? Кыш бабай белән Кар Кызы да чакырылган, тиздән килеп җитәчәкләр.
Укучы: Мин бер дә белмичә генә сөйләмим, әле генә урман аланында булып кайттым, анда эшләр бик хөрти. Үгез бер дә посттан төшәргә теләми, китмим, әле эшлисе эшләрем бик күп калды дигән. Менә монда барысы да язылган (папканы күрсәтә). Ни өчен әле мин юлбарыска юл куярга тиеш, тагын 12 елдан соң гына хуҗа булачакмын бит мин ди.
2а.б. Ярар Рәзил. Син нәрсә дә булса уйлап тап инде. Безгә бәйрәмне башламыйча булмый. Ә син хәзер урман аланына кит, уртак бер фикергә килегез. Һәм бөтен урман җәнлекләрен монда бәйрәмгә җыеп алып кил, ярыймы. Бөтен ышаныч синдә генә.
Укучы тырышып карармын дип чыгып китә.
1 а.б. Ә без дәвам итәбез. Җиһанның барлык почмакларында Иске елга йомгак ясалып, Яңа елга яңа планнар корыла. Чөнки бөтен дөнья буйлап Яңа 2010 ел атлый.
Якынлашып килүче Яңа ел белән сезне, хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар, килгән кунаклар! Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәхет-шатлык телибез.
2 а.б.: Әйе, киләсе ел - бик үзенчәлекле ел. Чөнки киләсе ел кадерле укытучыларыбыз елы . Хөрмәтле укытучыларыбыз, барчагызның да сәламәт булуын, гаиләләрегезгә иминлек, татулык телибез. Бәхет кояшы сезнең өйләрегездә беркайчан да сүнмәсен, гаилә учагы беркайчан да сүрелмәсен.
Яңа ел
Уникаль идентификатор: 2112142100
7
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез