БА
Билгесез автор
3 февраль, 2015 ел
1гыйнвар таң иртәсе,
Әдгәм кайта өенә.
Әлпән-тәлпән тибрәнеп,
Карга егыла да сүгенә.

Күз төбендә зур бер фингал,
Штан төбе дә ертылган.
Муенында зур бер засос,
Чит хатын кыз калдырган.

Башларында мең дә бер уй,
Хатынына ни әйтер?!
"Кайда йөрдең син?!"-дип сорагач
Ничек аңлатып бирер?!

Капка төбеннән керүгә,
Тузик өрә башлады.
Башы авырткан Әдгәмнең,
Ачуларын чыгарды.

Йодрык күрсәтеп янады ул,
Кереп кит-ди-ояңа.
Хәзер шушы көрәк белән,
Эләктерәм мин сиңа.

Ишек төбенә әкрен килә,
Йөрәк тибеше каты.
Нәрсә дип әйтәсен белми.
Бетеп килә вакыты.

Абзарда әтәч кычкыра,
Тузик та да тынычланмый.
Күңеле белән сизенә ул,
Өйгә керергә ярамый.

Күзе төшә мунча ягына,
Менә кайда бит ул жәннәт.
Йокысыз рәхәт төннән соң,
Йокы симертергә әйбәт.

Ләүкә өстенә менеп ятып,
Ул йокыга китә.
Сабый бала шикелле,
Бөтенләй эреп бетә.

Ике сәгать үткән микән,
Әдгәм күзләрен ачты.
Як ягына каранды да,
Гәжәпләнде,шаккатты.

Өйдә диванда ята бу,
Балалар да уйнаклый.
Ә хатыны кухняда,
Ашка бәрәңге турый.

Баксаң бүген декабернең,
Бары 31 генә.
Шушы барлык гәләмәт,
Төшенә кергән әнә.

Түшәмгә текәлеп карап,
Әдгәм жиңел сулады,
Яңа ел төнен өендә,
Ул каршыларга булды.
Яңа ел
Уникаль идентификатор: 0302152118
16
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез