БА
Билгесез автор
3 февраль, 2015 ел

Шигырь язарга булдым

Бөтенегез шигырь яза,
Мин дә язарга булдым.
Мәхәббәт,мәхәббәт дисез
Мин башка тема алдым.

Мәхәббәтсез яшәп булмый,дөрес,
Аңа шигыр язу гаеп түгел.
Ләкин яшьлек бит бер генә,
Мәхәббәттә генә түгел күңел.

Мин үзем студент буламын,
Укыймын мин Казанда.
Күрсәң шаклар катарсың,
Ни генә юк калада!

Бауман тулы яшьләр йөри,
Күбесе тәмәке көйри.
Бөтенесе ашыга
Я өйгә, я парага.

Универсиада диеп
Зур биналар кордылар.
Авылын да төзеделәр,
Спортсменнар тордылар.

Ә хәзер анда студентлар
Рәхәт күреп яшиләр.
Анда торган дусларым,
“Эх, күңелле соң!” диләр.

Әйтим инде, мин үзем дә
Шул авылда торам бит.
Күңеллесен күңелле дә,
Кагыйдәләр күп шул тик.

Авыл диләр, чын авылга
Охшамаган да бит ул.
Башка исем тапмаганга
Куйганнардыр инде шул.

Ярый, шуның белән тәмам,
Әйтәсе сүзләр бетте.
Илһам килсә,тагын шулай
Язармын әле берне
Сәясәт
Уникаль идентификатор: 0302152119
12
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез