Гомердә кешеләрдә туа төрле уйлар:
"Алла бармы?"- дип фикерлиләр алар,
Ник туктамый җирдә сугышлар,
Гаделсезлек идарә иткән заманнар?
Тормышта һәркемнең бар сораулар,
Һәркемнең уйландыра торган чаклар.
Эзлиләр җаваплар инсани затлар,
Моңа ярдәм - интернет белән дуслар.
Дөньякүләм пәрәвез эчендә таралган
Төрле белемнәр билгесез шәхесләрдән.
Бармы кем аларны җентекләп дөресләгән?
Нигездә, күбесе белән килешү төзелгән.
Халык төркеме - сыерлар көтүе шикелле,
Булса башында надан җитәкче.
Җәмгыятебезнең наданлыгы сәбәпле
Шикле карашларның төшми пәрдәсе.
7
2
61
Фикерләр (2)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез
AC
15 февраль, 2023 ел
Сыерларны сарыкларга алыштырырга кирэк ахры, сарык наданрак сыерга караганда
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез
МА
18 февраль, 2023 ел
Әйе, шулай шул)
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез