МА
Марат Аббясов
18 февраль, 2023 ел

Сәлам сиңа, туган җирем

Сәлам сиңа, туган җирем!
Мин нигеземә кайттым бүген.
Я, хәлләрең ничек? Үзгәрдең...
Күрәм, яңарды да үскән йортым.

Сәлам сезгә, каеннарым!
Сезне күреп рәхәтләнә җаным.
Иреклек бирә матур табигатем,
Җилләр сафландырган кырларым.

Сәлам сезгә, туганнарым!
Сезнең белән җайлана хәлем.
Рухи көчем, рухи тынычлыгым...
Ачыла да эчкерсез хисләрем.

Ярый, хуш, туган җирем!
Яңа көчләр җаныма бирдең.
Кайчан кайтырмын әле, билгесез,
Ләкин син эчемдә гел үлемсез...

2022 ел
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 1802232149
6
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез