МА
Марат Аббясов
10 март, 2023 ел

Бик ерак мәшәкатьсез чаклар

Бик ерак инде мәшәкатьсез көннәр,
Тоелмыйча җиңел беткәннәр алар.
Күптән үскән кичәге сабыйлар,
Ә күпменең инде өзелде гомерләр...

Күпме уйланмый кылынган гамәлләр,
Әйтелгән сүзләр өчен әрни җаннар.
Кая күчерә безне куелган максатлар?
Ни тарафка итә аяк баскан сукмаклар?

Күрәбез, бар татулык һәм сугышлар,
Дөрес белемнәр һәм ялгыш фикерләр.
Шуннан авыртып беткән безнең башлар,
Тынычлыкны югалттык, эчәбез дарулар.

Бик ерак инде мәшәкатьсез көннәр,
Кайгы-хәсрәт булмаган вакытлар.
Сорауларга хәзер ачыла җаваплар,
Хәзер генә аңлашыла кайбер эшләр.

2023 ел
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 0903232153
6
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез