РШ
Рөстәм Шакир
6 март, 2023 ел

Шашкан мәхәббәт

Назлап сине үбә идем,
Татлылыгын тоя идем.
Ул татлылык исертеп,
Аяктан ега иде.

Назлап мине коча идең,
Сөюдән чаша идең.
Мәхәббәт колы булып,
Син мине күзли идең.

Синең сихри күзләрең,
Тынгылык бирми иде.
Алар мине сихерләп,
Гел сине эзли иде.
Мәхәббәт
Уникаль идентификатор: 0603232152
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез