МА
Марат Аббясов
3 июль, 2023 ел

Рухи ныгытма

Җан ныгытмасыңны төз һәм сакла,
Читкә тайпылмыйча бар үз юлың буенча.
Ни булса да яхшылыклар, начарлыклар -
Салынган нигезен генә чыгарма эчеңнән.

Тормышта очрый күп гаделсезлекләр,
Авыздан гына яңгыраган сулы сүзләр,
Байтак киңәшләр, кырын карашлар -
Шуларга бирергә кирәкми зур игътибар.

Халык арасында үз фикере белән яшәү кыен,
Мин шуны инде бик яхшы тойдым һәм аңладым.
Кеше үз нәфесе белән эшли гомер буе,
Һәрбер кыланыш өчен үзе генә гаепле.

Дөнья аяусыз түгел, кешеләр була төрле,
Елдан-ел аптырата безне сәгать телләре.
Ә вакыт бары тик җирдәге үлчәү берәмлеге,
Чынлыкта ул юк, ул тойгының алдавы.

Ябышып ияргән кемнәргә кеше охшаган,
Аңламаучылар өчен бөтен яшәеш ялган.
Якты булса да, караңгы төшсә дә Аллага таян,
Барыбер чыгу юлын табачаксын начарлыктан.

Тилелек - үткән хаталарын үкенергә,
Мәгънәсезлек - кешеләргә ачу тотарга.
Башкаларга бакма кем каршы, кем риза,
Агым суга кара, гел туктаусыз ага алга.
Уникаль идентификатор: 0307232167
5
2
Фикерләр (2)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез
AC
Angry Cat
11 июль, 2023 ел
Беренче юлда бер аңлаешсыз булган сүз бар "төзә", бу хата, әллә мин аңламыйм?
1
2
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез
МА
Марат Аббясов
21 июль, 2023 ел
Angry Cat, Әйе, бу хата. "Төзәргә" сүзе. Басылды да шулай язылды.
2
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез