РШ
Рөстәм Шакир
19 июль, 2023 ел

Яшь гомерләр кире кайтмый

Тормышымның иң шәп чагын,
Әрәм иттем, сиңа, ышанып.
Ышануым бушка булды,
Бушка үтте яшьлек гомерем.

Яшь гомерне кайтаруы,
Мөмкин түгел ләбаса.
Үткән гомер, үтте инде,
Ләкин калды синең хатирә.

Хатирәләр белән тулы йөрәк,
Чыдый алмас кебек тоела,
Ләкин чыдый, түзә икән,
Синең хакта искә алсада.
Яшьләр көне
Уникаль идентификатор: 1907232168
3
1
Фикерләр (1)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез
РШ
Рөстәм Шакир
19 июль, 2023 ел
Бу шигырь үземнең тормыштан алынып язылды, шигырьне укып үзегезнең яшь чактан сөеп йөргән ярыгызны искә төшереп, иң якты мизгелләрне искә алырсыз дип уйлыйм. Шигырь ошаса йөрәк билгесенә бас һәм үз фикереңне калдыр. Сезнең бәя миңа бик мөһим!
2
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез