МА
Марат Аббясов
24 июль, 2023 ел

Гаделсезлек давылы

Кемдер рәхәтләнеп бәйрәм итә,
Кемдер шул ук вакытта газаплана сугышта.
Бездән ерак түгел бит, яу кырында,
Гаделсезлек давылында кешеләр кырыла.

Кем соң җавап бирер ошбу гамәлләргә,
Балаларын үлемгә җибәргән әниләргә?
Җитәкчеләр килә-китә, халкыбыз кала,
Дошманнарча яшәргә туры килер киләчәк буыннарга.

Ватан дибезме? Ватан сәясәт түгЕл,
Ул инеш буенда чәчәк ата торган апрель,
Ул кояш чыккан һәм баткан һәрбер мизгеле,
Аның өчен гына гел дулкынлана күңелем.

Матур сүзләр яңгырый сөйләшүче тартмаларда,
Ватан өчен байтак җаннар була фида¹.
Ватан өчен без тиеш хезмәт итеп көрәшергә,
Ләкин аларның "ватаны" арзан дәүләт мәгънәсендә.

Аларның "ватаны" күптәннән сатылган акчага,
Хыянәтче дип әйтәләр гаделсезлекне күргәннәргә.
Безнең Наполеоннар үз планнарына караганда,
Тату яшәгән халыкларыбызны чыгаралар юкка.

Һичничек тә аклап булмый бу гамәлләрне,
Әлбәттә, мин белмим барлык серләрне.
Кемгә ышанырга? Тик эчке хисләренә,
Татулык гаделсезлек давылына каршы тора.


_______________
¹фида - корбан, үз-үзен корбан итү
Уникаль идентификатор: 2407232169
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез