МА
Марат Аббясов
27 август, 2023 ел

Чәй эчәргә вакыт җиткәндә

Җыелабыз барыбыз да өстәл янына,
Чәйләребез кайнар, туп-тулы чашка.
Бабай, гадәттәгечә, фәлсәфи кыяфәттә,
Нәрсәдер уйлана, хикмәт сатарга җыена.

Сөйләшәбез без тик татар телендә,
Башкача була алмый бит чәй-май эшләрендә.
Фикер алышабыз да, шаяртабыз да,
Күңелләребез ачыла, фани дөнья онытыла.

Җырлар кабызабыз да чәй эчкәндә,
Нафкат, Салават яңгырый бөтен ызбага,
ТВ да бага алабыз шул ук вакытта...
Наверный, шулай рәхәтләнми һичбер гаилә.

Күршебез дә, әлбәттә, шулай ук шатлана,
Вакыты җиткәч, безнең янга килә чәйгә.
Ул да бабайның хикмәтен тыңлап тора
Түгәрәк өстәл артында утырган чакта.

Болай җыелабыз көне-төне өстәл янында,
Чәйләребез кайнар, гел туп-тулы чашка.
Шундый йола бездә мәҗбүри рәвештә,
Чәй эчәргә билгеле вакыт җиткәндә.
Уникаль идентификатор: 2708232176
3
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез