Бәхетлемен бик-туган ягым бар,
Ул һәрчак елмаеп каршы ала.
Кайтам, ял җитсә, булса да яңгыр,кар,
Туганнарым нык сөенеп кала.

Күңелем тартыла туган якларыма,
Ашыгыйм әле тизрәк мин анда.
Истә бәбкә саклаган чакларым,
Онытылмый йөрүләр ай яктысында.

Шундый гүзәл йортлар туган якта,
Ничәнчегә атлыйм бу урамнардан.
И,рәхәт туган якта булган чакта,
Кая гына барсам да,китми уйлардан!

Мине көткәндәй бөгелә агачлар,
Кояш та икенче кебек-назлап тора.
Җаныма җылы кертә очрашулар,
Ял итүләр миңа көч арттыра.

Шаулый урман,җылы җил исә,
Ага матур итеп озын елгалар.
Туган якның тормышы бара,ә мин исә,
Горурланам менеп тауларга.

Безнең Telegram каналыны язылыгыз, һәм беренчеләрдән булып иң соңгы шигырьләрне, яңалыкларны укып торыгыз!

Фикерләр 0 Авторизация
Фикер калдырыр өчен авторизация узыгыз! Яңалары (аста)
  • Өстә
  • Аста