АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
8 февраль, 2024 ел

Кеше гомере

***
Кеше гомере бер мизгел,
Вакыт йота, югала.
Яшәү поездыннан төшеп,
Мәңгелеккә юл ала.
Бер минутлык тукталышта
Очрашса да күңелләр,
Бер вагонда утырмасаң
Хәтерли алыр кемнәр?
Җансыз поезд, төгәл йөри
Җитешәлмәсәң харап,
Күз алдыңда тимер ишек
Ябылыр, торсаң карап.
Карашыңдагы яктылык
Тона-тона җуелыр.
Чарасыздан, күз яшьләре,
Салкын ташка уелыр.
Җансыз поезд чикли безне:
Анда башка урын юк...
Берчак кош булып очарбыз -
Ә һавада чикләү юк.
6.02.2024
Фәлсәфи көне
Уникаль идентификатор: 0802242187
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез