АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
8 февраль, 2024 ел

Песнәк халкы урамда

***
Песнәк халкы урамда
Чыр-чу килә агачта.
Аларда базар ачык
Мин тыңлап тордым, качып.

Кар-бураннан курыкмый,
Базар юлларын таптый,
Берсеннән-берсе узып,
Товар сайлыйлар тузып.

Чыр-чу килә песнәкләр,
Тиздән бетә миләшләр.
Бу базар песнәкләре,
Бәрәкәтле көннәре.
3.02.2024
Кошлар көне
Уникаль идентификатор: 0802242188
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез