АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
8 февраль, 2024 ел

Һәй бу яшьлек

***
Һәй бу яшьлек, иләс миләс,
Кыланасың җилбәзәк.
Тилертәсең, йөгертәсең
Сурәтләргә бер бизәк.

Гыйшык утларын биетеп,
Мәхәббәт ялкынында,
Я көясең, я сүнәсең,
Сөюнең учагында.

Берчак, кояш нурларында
Коенасың болында,
Берчак, төнне балкытырга
Үреләсең йолдызга.

Тынмасын яшьлек хисләре
Дөрләсен ул һаман да,
Яшьлек ясаган бизәкләр
Сүрелмәсен учакта.
31.01.2024
Мәхәббәт
Уникаль идентификатор: 0802242191
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез