АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
8 февраль, 2024 ел

Без тормыш шәкертләре

Төп нигез дип, зар кылмагыз,
Нигез бит ул күңелдә,
Нигез җылысын һәрвакыт
Саклый белсәң үзеңдә.
Нигез булыр ул - тәрбия,
Олы, кечегә хөрмәт.
Нигез салына гаиләдә,
Халкымда шундый гадәт.
Кыз-балага кош канаты,
Очар кунак оядан.
Ир-балага күркәм холык
Өяргә хан-сарайлар.
Үтә тыйнак, хикмәтле дә,
Без тормыш шәкертләре,
Нигез җылысы сүнмәсен
Хәтерлик дәресләрне.
27.01.2024
Татарлар
Уникаль идентификатор: 0802242192
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез