АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
8 февраль, 2024 ел

Кызыма

Давыл тынып, кояш чыкса
Күңел дәртләнә,
Яңа көннәрдә син булсаң,
Яшәү ямьләнә.

Табигатьнең үзгәреше
Йөзеңә кунган,
Битләреңә тимгелләрне
Беркетеп куйган.

Кояш сиңа нурлар сибеп
Сөю тарата,
Мин дә сине, йөрәк маем
Бик тә яратам.
24.01.2024
Мәхәббәт
Уникаль идентификатор: 0802242195
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез