АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
8 февраль, 2024 ел

Минем ыру

Өндәү билгеседәй басып,
Киер җилкәң,
Сизәсеңме, канатларың
Тырный эчтән.
Офыкларда үткән тарих
Җайдаклары,
Киләчәккә өмет баглап
Чапкан чагы.
Җиңү белән тормыш теләп
Шушы җирдә,
Шөкер итеп матур яшик
Әйдә, без дә.
Дәвер коткыларын белеп,
Бирешмәгез,
Шайтан hәрчак тозак кора -
Эләкмәгез.
24.01.2024
Татарлар
Уникаль идентификатор: 0802242196
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез