АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
8 февраль, 2024 ел

Күк аязы вакытлы

***
Бүгенге көн соңлап торды,
Таңнар атты җидедә.
Мин офыкка карап тордым
Таңнар калып төсенә.

Кып-кызыл тигез җәймәсен
Ашкынмады ачарга.
Сабыр итеп, ул белгәнен
Кереп әйтте карашка.

"Бу тынлыкка ышанма -ди,
Күк аязы вакытлы"
Буран купты күп тә үтми...
Кызыл таңның фаразы.
19.01.2024
Фәлсәфи көне
Уникаль идентификатор: 0802242203
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез