АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
8 февраль, 2024 ел

Уян кеше

***
Көръәндәге тәрәзәләр...
Ахырзаман инде җиткән.
Замананың котсыз чире
Смартфон безне чәйнәп йоткан.

Уян кеше, соңгы чиктә
Нәрсә калыр васыятькә,
Уян халкым, син бит тырыш
Бәхет табарсың хезмәттә.

Нинди рәхәт, син әйт, таптың,
Алыпсатар ятьмәсендә?
Җитми, бәлки, эш коралы
Камырланган беләгеңә?

Туган ягымның әләме:
Яшел, кызыл һәм тар аклык.
Кавемемнең киләчәге
Шул тар кысадагы хаклык.
22.01.2024
Дөнья бетү көне
Уникаль идентификатор: 0802242202
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез