АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
19 февраль, 2024 ел

Шигырьләрем җырламый

***
Аю баскан колагыма,
Миндә моңнар туалмый,
Иҗади зәгыйфьлек тоям
Шигырьләрем җырламый.

Тик шулай да, табигатьтән
Бирелгән миңа сәләт,
Фани дөньяның эчендә
Тылсым күрердәй халәт.

Ни кызганыч, барысын да
Җиткерә алмыйм икән,
Укучымны чуалдырган
Сурәтләр ясыйм микән?
15.02.2024
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 1902242224
7
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез