***
Авылымның елгасында
Биек икән ярлары,
Биек ярның кыйгачында
Карлыгач оялары.
Ике ярның арасына
Мамыктай карлар яуган.
Без таптаган сукмакларда
Яңа тормыш уянган.
Яусын, әйдә, мамык карлар,
Тигезләсен бар җирне.
Насыйп ярлар табышсыннар
Уртак бизәп гомерне.
15.02.2024
7
0
135
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез