АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
4 март, 2024 ел

Туган ягым

Туган җирем гүзәллеге,
Йөрәкләрдә чагыла,
Тау итәгендә чишмәсе
Челтер-челтер агыла.

Нечкә билле кызлар килә
Чишмәдән су алырга,
Чиләкләре мөлдерәмә,
Суын ал сафланырга.

Яшь каенның яфраклары
Җилләр белән серләшә,
Төз наратның ылыслары
Әйтми генә көнләшә.

Җырлы-моңлы туган ягым,
Илһамга бай төбәгем,
Синдә тудым, синдә уңдым,
Синдә яна йөрәгем.
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 0403242230
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез