1.
Урман, басу, печәнлек,
Чәчәк, җиләк, чикләвек.
Чебен, черки, кигәвен,
Әче тешли, истәлек...
Челлә, чалгы сызгыра,
Безнең бабай булдыра,
Маңгаенда яулыгы,
Борыныннан тир тамды...
Бабамның төз гәүдәсе,
Каһарманнар нәселе,
Көчле, ныклы күчәре,
Эшкә маһир беләге...
Буй-буй җыела печән,
Эсседә ул тиз кипкән,
Өеп җыйганы - кибән,
Малларга менә дигән!
Чалгы, тырма, сәнәге,
Әлегә бик кирәге,
Менә сиңа чүмәлә,
Пирамида димә лә...
Ах, ул үлән исләре,
Кипкәч исең китмәле,
Сөтлебикә ризыгы,
Чәйнәп күши, бик тәмле...
Иртәнге, кичке савым,
Әни чиләккә сауды,
Бик кызыктым, түзмәдем,
Күбекләрен чөмердем...
2.
Мистә, кипкән камырдан,
Ачыткысы ясалган,
Кирәк түгел чупрәсе,
Килгән иде әйтәсе...
Ачыга камыр әзер -
Капкачы төшә хәзер,
Кара - күперә камыр,
Бәргәләп төшер тагын...
Сырлы, чәчкәдәй таба,
Биш-алтысы шәт сыя.
Аман да ташый камыр,
Мичнең эченә тамыр...
Тәмле өй ипекәе,
Суына, кайнар әле.
Бала-чага түземсез,
Кигән башын бирегез...
Аертылган сөт өсте
Ипидә эреп китте,
Кирәк түгел кәнфите,
Кетерди ипи чите...
Ә чәе мәтрүшкәле,
Син дә эчеп кит әле,
Бездә халык кунакчыл,
Булганын ачып салыр...
3.
Басулар алтын төстә,
Тиздән укулар җитә,
Сарайда арпа, бодай,
Чәйнәп карале, малай...
Бик ярата кош-корты,
Сипкәнен тиз сыпыртты.
Каршы сый - күкәй сала,
Үргән оядан кара...
Кайсыберсе хикмәтле,
Күкәйләрен эзләтте,
Күпчелеген сарайдан
Салам капшагач табам...
Яшел чирәм - сый яздан,
Суга йомырка салам,
Кем чиен сайлый? Пешкән?
Күрәм кояш эченнән...
4.
Газ кермәгән, суы юк,
Юк заманча "уңайлык",
Уты бар, ансы шөкер,
Үткәндә үзгә фикер...
Телевизор бар, әммә
Пульты юк, менә бәла,
Резисторын шалт та шолт
Күчерәм канал табып...
Атамасы "Горизонт"
Күргән идеңме, агай?
Уйлама аклы-кара,
Төсле күрсәтә, алай...
"Денди"да бар уйнарга,
Картриджлары тыгарга,
Пистолеты комплектта
Ауда үрдәк атарга...
Парлы уеннарына
Джойстигын кулланырга,
Бездә яңа төре бар,
Кытайда чыгарылган...
5.
Келәм тулып утырыш,
Кәртле уенны ачыш,
Икәү, өчәү, дүртебез,
Уен корты күбебез...
Я булмаса шашкалы,
Туйдырса бар шахматы,
Һәм гәзиттә башваткыч,
Белем өчен бер ачкыч...
Ә журналлар бихисап,
Бик күп төрле, бик күп сан.
Һич югында китап бар:
"Корыч ничек чыныкты"
Николай Островскийныкы.
Сары китап битләре,
Арада чәчәкләре,
Гербарийга тупланма
Болын исен тарата...
6.
Авылда кайный тормыш,
Бик килешми тик ятыш,
Һәркемгә дә табыла
Фигыле тик ятмаска...
Көтү чираты бара,
Сарыкка, я сыерга.
Кем чеби, бибкә саклый,
Өстән тилегән карый...
Бакчаның нигъмәтләре,
Күрү кирәк хастәрен,
Сарайда көн дә өмә,
Ашлама, тирес көтә...
Ә мин кое хуҗасы,
Чиста су чыгарасы,
Болганчык - белмәмештә,
Минем чиләктә чишмә...
Комның да күп файдасы,
Уңай таба юасы,
Җәй көне рәхәт, тышта,
Банка ялт(ы)рый коймада...
7.
Бала-чага эш күрә,
Хезмәт кадерен белә.
Хөрмәт итә зурларны,
Аңламаса да барын...
Ял көннәре мунчага,
Зурлар ярты көн яга,
Суын ташып коедан,
Ә кыш көне елгадан...
Хәзер андыйлар сирәк,
Җайлы инде, душ кирәк,
"Кара мунча" ул булган -
Төтене эчкә тулган...
Юынабыз идәндә,
Өстә төтен булганга,
Вакыт-вакыт төннеген
Ачасы һава кертеп...
Питрауга тикле җыйган
Каен пиннеге таста,
Әни бирә кирәген,
Кабат тугандай булам...
8.
Табигать балалары
Шифасын ала җирдән.
Бирелгән нигъмәтләре
Аллаһ кодрәте икән...
Җил-давыллар артыннан
Кояш та балкып чыга,
Бертуктаусыз яңгырга
Җир-анабыз шатлана...
Яңа туган сабыйга
Ана җылысы җитә,
Дөнья көтәм дигәнен
Дөньясы үзе көтә...
Болында күпме чәчәк,
Шулай мең ел үсәчәк,
Без табигать кисәге,
Әйләнсен Җир күчәре...
9.
Эш сөючән булсак та,
Авыры эләкмәде,
Олы йөкләр җилкәдә
Беркайчан да йөртмәдек...
Замана да артка бармый
Яңарыш та алгарыш,
Шөкер итеп яшәр өчен
Нинди кирәк соң ачыш?
Артыма, алга карыйм,
Кайсы юллардан атлыйм?
Мең дә бер сорау миндә,
Җавап эзлим бүген дә.
8
0
19
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез