АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
11 март, 2024 ел

Бүген бәйрәм

Бүген бәйрәм, матур бәйрәм,
Кызлар бәйрәме.
Бүләк итәм һәммәсенә
Чәчәк бәйләме.

Язның бәйрәм иртәсе дә
Бүләк әзерли,
Ак чәчәктәй кар салюты
Ява, җемелди.

Яз бәйрәме, наз бәйрәме -
Мартның сигезе.
Барча кызларга юллыймын
Котлау сүземне.

Матур гөлләрдән үрелсен
Хыял-теләкләр,
Бәхет - шатлыкка төренсен
Якты бәйрәмнәр.
8 март
Уникаль идентификатор: 1103242234
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез