АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
14 март, 2024 ел

Су халәте

Су халәтенең төрләрен
Әйтеп үтәм шигырьдә:
Салкында өши икән ул,
Әйләнеп кар бөртеккә.

Ә көннәр җылыткан саен
Кар өемнәре нишли?
Кояш карашыннан эреп,
Тамчы булып тәгәри.

Суның пар булган халәтен,
Мөгаен, бүген күрдең?!
Иртән җырлаган чәйнекне
Син бит үзең сүндердең.

Табигатьтә су күп төрле:
Күл, елга, диңгезләр бар,
Чишмә, океан, шарлавык,
Ә котыпта айсберглар.

Явым-төшемнәр дә төрле:
Яңгыр, кар, я боз ява.
Күктә болытлар җыела,
Я җиргә томан ята.

Су безгә кирәк һәрвакыт,
Кирәк ул безнең җиргә.
Эссе көндә кибеккәндә
Бер чынаяк су җитә.

Чиста суның күп файдасы,
Чиста су - шифа бирә.
Чиста тотсак су буйларын
Җир безгә рәхмәт әйтә.
13.03.2024
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 1403242239
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез