АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
15 март, 2024 ел

Балачак дәшкәндә

Бала-чагым кабат дәшсә,
Көттереп тормас идем.
Дусларым белән урамда
Көнозын уйнар идем.

Сабый чакның бар рәхәте
Дуслык иленә чабу,
Иптәшләрдә уртак ният
Яңа дусларны табу.

Урам тулы бала-чага
Уенга тапкыр, зирәк.
Сабыйлык тормыш баскычы
Бергә уйнарга кирәк!
14.03.2024
Бала көне
Уникаль идентификатор: 1503242240
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез