АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
27 март, 2024 ел

Сыерчык кайда яши?

Сыерчыкларга әтием
Шәп кенә өй ясады.
Агачка бәйләп куйдык та,
Кошкайлар оялады.

Ә калган сыерчыкларга
Ясалган өй булмаса,
Бер дә борчылма диделәр,
Урын җитә барсына.

Яши алар урманнарда,
Агачлар куышында,
Ә шәһәрдә ояларын
Ясый түбә астында.
26.03.2024
Кошлар көне
Уникаль идентификатор: 2703242246
1
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез