АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
27 март, 2024 ел

Яңгыр уйнарга дәшә

Яз, яз, яз җитә,
Тамчы карны эретә.
Тып та тып тәрәзәмә,
Миңа уйнарга дәшә.

Дәү әнием бүләге -
Кулчатырым күр әле,
Болытлы көн, күңелсез
Үксеп утыра минсез.

Язгы киемнәр өстә,
Киенәм төрле төстә,
Аягымда итекләр
Күлләвеккә сикерә.
27.03.2024
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 2703242245
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез