АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
8 апрель, 2024 ел

Осталык дәресе

Осталык дәресләрендә
Минем йөргән төркемдә,
Апаларыбыз өйрәтә
Кулларны эшләтергә.

Кечкенә бармаклар белән
Әвәлибез пластилин.
Җиңел генә килеп чыга
Әкәм-төкәм һәм пингвин.

Өйрәнәбез оригами -
Ясыйбыз фигуралар.
Карагыз минем көймәгә,
Җитешегез, калганнар!
Уникаль идентификатор: 0804242249
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез