АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
9 апрель, 2024 ел

Бир

Кара томан яңгыратып, сабый авазы:
"Бир әле!"- дип оран салды, гасырлар чалып.
Бер гөнаһсыз ул сабыйдан теле алынса,
Ул берәр көн "идән асты" сөйләмгә кала.

Безнең төбәк мәгърифәтен үлчәүгә салып,
Кемгә рөхсәт бирелгән соң хисабын алу.
Без бит утырган ботакны кискән очракта
Яман чирдән арынабыз яңасы хакка.

Ник тамырын корытабыз? Без ич үзебез,
Халкыбызның тарихына нигә үчлебез.
Мәгариф һәм мәгърифәтен һаман үлчибез,
Безнең өчен бик таман ул, шуны белегез.
24.01.2024
Уникаль идентификатор: 0904242252
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез