АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
9 апрель, 2024 ел

Рульның артында

Тузанлы тормыш юллары,
Киләчәкне качыра.
Безне ни көтә алгары?
Тормоз чиный, кычкыра.

Тапталган юлдан барганда
Тизлеген булмый кысып.
Агымда берәү тилерсә
Чабасың газга басып.

Этеш-төртеш уенында
Кузовың исән калсын.
Бу сикәлтәле юлларда
Күчәрең таралмасын.

Коеп яңгыры яуганда,
Әйе, тузан басыла.
Ләкин, пеләш тәгәрмәчең
Тыңламыйча тик шуа.

Күбәйде шул машиналар,
Бу тормыш юлларында.
Сатып алынган правалар
Бүген рульның артында...
Уникаль идентификатор: 0904242251
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез