АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
9 апрель, 2024 ел

Төп нигез дә какшады...

Борын-борын заманда,
Бер патша вакытында,
Яшәгән ди бер агай,
Нәселе - ике малай.

Яратса да бертигез,
Кемгә кала соң нигез?
Уйлаган тикшерергә,
Комлыктан ук күрергә.

Комлык иркен, урын күп,
Тик берсенә урын юк.
Әлеге дә баягы
Уйный шәт бер малае.

Күңел биреп өй төзи,
Беркемнән ярдәм көтми.
Икенчесе кызыгып,
Йөри артыннан бозып.

Никтер үзе эшләми,
Әтисенә әләкли.
Бар белгән эше - елау.
Каян булсын ди мактау?

Агай болай хәл итте:
Ике өй кирәк диде.
Нигез ныклы төзелгән,
Ялкауга да түзәлә.

Шатланыр микән елак
Өйне алгачтын талап.
Хезмәттән көлеп йөргән,
Имеш ул хәйлә иткән.

Иске өйдә ул яши,
Куллары да эш белми.
Икенче малай батыр,
Ул яңа нигез салыр.

Үтте патша заманы,
Төп нигез дә какшады...
11.01.2024
Уникаль идентификатор: 0904242254
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез