АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
9 апрель, 2024 ел

Мин

Кем арбасына утырсаң -
Шуның җырын җырлыйсың.
Бар андыйлар, хуплау көтеп
Итәк җиңен тарта-тарта
Йөри сиңа тагылып.

Ә мин исә, кемдер кебек,
Үз юлыма тугры булып,
Арбадан урын соранып,
Аякларыма зарланып,
Тагылырга тормыймын.

Үз көемне үзем көйләп,
Яшәешнең ямен татып,
Җиргә зыян салмый гына,
Басар юлым белеп кенә,
Җәяү генә атлыймын.

Һәм сайрыйдыр миңа кошлар,
Һәм сыпыйдыр назлап, нурлар,
Тирә юньдә ал чәчәкләр
Матурлык вә хуш исләрен
Таратадыр миңа атап.

Юлымда очрар кешеләр -
Барысы минем ишеләр,
Гади һәм хыялый, бәлкем,
Төгәл генә әйтмәс беркем,
Кеше ич ул серле галәм.
7.01.2024
Уникаль идентификатор: 0904242255
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез