АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
9 апрель, 2024 ел

Замана

Ялкаулыкка дан җырлаган
Заманга килеп җиттек.
Музейга тузан җыярга
Эш коралларын илттек.

Ярап тора, уңайлы бит
Авыр эш эшләмисең.
Минем кебек ялкаулардан
Заман сорый, нишлисең.

Аяк күтәреп ятамын
Түшәмнәргә текәлеп.
Интегеп тә тормыйм, мәйтәм,
Баш миләрен селкетеп.

Ахырын кемнәр уйласын,
Бүген яшәргә кирәк.
Интернеттан статусларны
Күчереп алыйк тизрәк.
5.01.2024
Уникаль идентификатор: 0904242256
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез