АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
9 апрель, 2024 ел

Яңа ел алды

Карагыз әле, Кыш бабай
Бүген бит бездә икән,
Яңа ел бәйрәмнәренә
Күп итеп карлар сипкән!
Гади кар бөртеге димә,
Ак бәхет безгә ява.
Кар өемнәрендә чумып
Күпме халык шатлана.
Мәйданыбыз уртасына
Чыршы килеп утырган,
Һәм Кыш бабай чималыннан
Сыннар ясалып тулган.
28.12.2023
Уникаль идентификатор: 0904242259
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез