АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
9 апрель, 2024 ел

Елмай

Дустым, әйдә, елмаябыз,
Бәхетле көннәр килсен.
Без елмайганнан оялып
Караңгы болыт китсен.

Елмай, әйдә, иптәшеңә,
Елмай, әйдә, күршеңә,
Безнең елмаю таралсын
Бар җиһанның үзенә!

Дустым, әйдә, елмаябыз,
Елмаю бүләк итик.
Яктырсын өчен дөньябыз,
Елмаеп юл күрсәтик.
26.12.2023
Уникаль идентификатор: 0904242260
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез