Бигерәк матур бүген тышта
Ап-ак карлар яуган тирә якка,
Кызым, сине туган көнең белән
табигатьтә котлый хәтта.

Туган көнең белән тәбрик итеп
Теләкләрнең телибез зурысын,
Тормыш юлың үткән чакта
Юлларның иң-иң турысын.

Бүгенгедәй нурлар чәчеп
Балкып торсын синең йөзең,
Бәхет, шатлыкка күмелеп
Үтсен, кызым, һәрбер көнең.

Яшең һаман өстәлсә дә
Яшәрә бар һәр ел саен,
Кияү белән тигезлектән
Аермасын сине Ходаем.

Балаларыңа олы терәк бул
Иреңә һәрчак кирәк бул,
Кызым минем, күз нурым.
Сау-сәләмәт, бәхетле бул.

Без сине бик яратабыз.

Безнең Telegram каналыны язылыгыз, һәм беренчеләрдән булып иң соңгы шигырьләрне, яңалыкларны укып торыгыз!

Фикерләр 0 Авторизация
Фикер калдырыр өчен авторизация узыгыз! Яңалары (аста)
  • Өстә
  • Аста