АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
9 апрель, 2024 ел

Мырау дәресе

Әйдә, Мырау, йоклама,
Кереп утыр букчама,
Мәктәпкә барам хәзер,
Минем бары да әзер.

Абый, мине борчыма,
Бар син, белем йортына.
Төн җиткәчтен үземә
Кала дәрес бирергә.

Укучыларым шаян,
Кыланмышлары наян.
Төн тәртибен бозалар,
Йокларга бирми алар.

Дәрес аңлатам төнлә,
Һич аңламыйлар, нигә?
Тычканнар өчен, әллә,
Сөйлим микән чит телдә?
Ноябрь 2023
Уникаль идентификатор: 0904242276
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез