Бәйрәм тугач вакыт булмас,
Буген үк котлыйм әле...
Барыбыз да сау- сәламәт,
Бәхетле булыйк, яме!

Иске елны озатабыз,
Шатлык та, бар да булды.
Кемнәрдер Җирне ташлады,
Кемнәрдер Җиргә туды.

Үткәне үткәндә инде,
Күңелләрдә сакланыр...
Бары бәхет телик бергә,
Үтәр юллар сафланыр!

Барчагызга бәхет телим,
Дусларым, туганнарым.
Акыл, тәуфикь, муллык телим,
Балалар, оныкларга!

Бәлә-казалар какмасын,
Беркемнең дә ишеген.
Тик яхшы хәбәрләр генә,
Һәрбер көнне ишетик!

Елмаю кунсын иренгә
Шатлык телик, иренмик!
Барчабыз да Яңа елга,
Сөенеп барып керик!

Яңа ел белән дусларым,
Яңа бәхетләр белән!
Теләгем ихлас бит минем,
Кабул булачак, беләм!!!)))
***Кабул булачак, беләм***

Безнең Telegram каналыны язылыгыз, һәм беренчеләрдән булып иң соңгы шигырьләрне, яңалыкларны укып торыгыз!

Фикерләр 0 Авторизация
Фикер калдырыр өчен авторизация узыгыз! Яңалары (аста)
  • Өстә
  • Аста