Ике иңдә ике фәрештәм,
Янәшәмдә ике бәхетем-
Назлы кызым, батыр улым,
Сез бит минем йөрәк маем.

Бер тамырдан яралган гөлләрем,
Дөньядагы иң зур байлыгым.
Тормышка ямь бирүче нурларым,
Куанычым сез, горурлыгым.

Балдан татлы ике җимешем,
Ходай биргән олуг бүләгем,
Көн дә шатлык чыганагым,
Рәхмәтле мин сезгә, балаларым.

Бер-берегезгә гел терәк булыгыз,
Апам, энем дип гөрләп яшәгез.
Әтиегез белән мине сөендереп,
Бәхет учагында мәңге балкыгыз.

Безнең Telegram каналыны язылыгыз, һәм беренчеләрдән булып иң соңгы шигырьләрне, яңалыкларны укып торыгыз!

Фикерләр 0 Авторизация
Фикер калдырыр өчен авторизация узыгыз! Яңалары (аста)
  • Өстә
  • Аста