АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
11 апрель, 2024 ел

Боз киткәндә

Иделемдә боз киткәнгә
Минутлар сөенешә,
Тамашаны күзәтергә
Болытлар сибелешә.

Йөзү ярышы башлана
Өлгерегез күрергә.
Эре-эре боз капланып
Агымсуда тилмерә.

Яр буенда җанатарлар
Видеога төшерә.
Зәңгәр күктән кыр казлары
Сәламнәрен җиткерә.

Күңелле язгы мизгелләр
Төбәгем нигъмәтләре.
Җиңүчегә затлы бүләк
Умырзая чәчәге.
10.04.2024
Уникаль идентификатор: 1104242283
3
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез