Кар сулары йөгерешә
Урам буйлап тәгәрәп,
Балачагалар көлешә
Челтер-челтер челтерәп.
Ага-ага агымсулар,
Дулкыннар канат кага.
Кошлар булып тумаса да
Очарга сәбәп таба.
Сәхнә түрендәге кояш
Гашыйк сыман тоела.
Мөлдерәмә яктылыгы
Бәхет булып коела.
11.04.2024
            Фикерләр (0)
          
            Subscribe
          
  Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, 
  
    шәхси биткә керегез