АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
25 апрель, 2024 ел

Котсыз тилеләр оясы

Котсыз тилеләр оясы
Тилелектән котылган,
Тилелектән котылган да
Манзарасы буш калган.

Күккә чөелгән сарайлар
Күптән инде хәрәбә,
Бик кыйммәтле киемнәре
Бактың исә - сәләмә.

Мәүзуг табалмый интегә
Күрешкәндә бу затлар.
Җимерелгән киләчәктә
Факыйрьләнеп калганнар.

Кәвем дигән өермәдән
Таралышкан аңлылар,
Читтән генә күзәтәләр
Мәгърур булган абзыйлар.
14.04.2024
Уникаль идентификатор: 2504242291
1
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез