АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
25 апрель, 2024 ел

Күңелкәем көтә көн дә

Тезелешеп очкан кошлар
Канатларын кагына ла,
Йөрәккәе сулкылдаган
Туган ягын сагына ла.

Караңгылык хөкемендә
Юлларыңда адашма ла,
Күңелкәем көтә көн дә
Сизмим диеп, алдашма ла.

Чулпыларың чыңлаганы
Ишетелә ерактан ла,
Кошкайларның сайравына
Парлашкан дип юанам ла.
15.04.2024
Уникаль идентификатор: 2504242290
1
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез