АГ
Алсу Галеева(Сафина)
6 май, 2024 ел

Чәчәк булып

Чәчәкләрне өзеп алсаң
Шиңәсен беләсең лә,
Шифалы суга салсаң да
Сулуын көтәсең лә...
Чәчәк булып яралганга
Язмышлар кабатлана,
Озак түгел гүзәл чагы —
Таҗлары җиргә бага...
Яз айларын бизим диеп
Чәчәкләр күзен ачты,
Ашыкты шул, көтмәгәндә
Суык хөкеме басты...
Көзнең дә ахыр аенда
Кар явасы билгеле.
Нинди хикмәткә соңарып
Ал чәчәкләр ачылды...
Галиҗәнап вакыт үтә,
Сабак алыйк тормыштан.
Һәрнәрсәнең үз сәгате
Узып булмый язмыштан.
5.05.2024
Уникаль идентификатор: 0605242299
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез