Көтеп яши кеше өмет белән:
"Алдагы көн булыр яхшырак!"
Тик, көтмәгән мәшәкатьләр чыгып,
Тез астына суга катырак.

Әле генә бала вакыт иде,
Инде җитеп килә ахыры.
Аткан уктай гомер үтеп бара,
Ни-нәрсәдә тормыш асылы?

Эштә микән? Әллә балаларда?
Күз карасы итеп үстергән.
Әллә-гомер иткән ярың микән?
Бердәнберем,диеп,үз күргән.

Әллә,бәлкем,дан-дәрәҗә микән?
Күпләр сине чөеп мактаган.
Байлык микән? Хәләл-хәрам дими,
Гомер буе җыеп туплаган.

Хакыйкать-бер! Һәркем тапсын иде,
Бу дөньяда яшәү мәгьнәсен!
Бер мизгелдә үлем килеп ябар,
Әле ачык тормыш пәрдәсен...

Безнең Telegram каналыны язылыгыз, һәм беренчеләрдән булып иң соңгы шигырьләрне, яңалыкларны укып торыгыз!

Фикерләр 0 Авторизация
Фикер калдырыр өчен авторизация узыгыз! Яңалары (аста)
  • Өстә
  • Аста