Садә тормышыма
Кояш булып кердең,
Назлы карашыңнан эредем, эредем
Чишмә булып ага
Синең көлүләрең,
Сөю хисләренә үрелдем, үрелдем.
Бик бәхетле көнем,
Сине күрдем бүген,
Бөтен дөнья нурга күмелде, күмелде.
Сине генә сөям,
Синең өчен көям,
Хисле йөрәккәем сүтелде, сүтелде.
Минем өчен ярым,
Тик син генә кирәк,
Хыял ишекләрен ачарга, ачарга.
Мөлдерәмә хисләр
Ләйсән яңгырыдай
Җылы тамчыларын тарата, тарата.
Яратам!
15.05.2024
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез