Тагын бер ел узып китте,
Җитте гомер бәйрәмең.
Бәйрәмең белән котлап сине,
Бүләк итәм шигырь бәйләме.

Бүген синең туган көнең,
Җыелдык бәйрәм итәргә.
Бәйрәмең белән тәбрикләп,
Матур теләкләр әйтергә.

Акыллы син, уңган, булган
Күзләр генә тия күрмәсен,
Булыр, булмас дуслар улым
Синең янда йөрмәсен.

Уздыр әле гомереңне
Кадерен белеп кенә,
Яшә улым, матур итеп
Елмаеп, көлеп кенә.

Тагын шулай бик күп еллар
Каршылыйк бу март аен,
Туган көнең белән котларга сине
Насыйп булсын һәр яз саен.

Изге теләкләр белән
Әбиең һәм бабаң.

Безнең Telegram каналыны язылыгыз, һәм беренчеләрдән булып иң соңгы шигырьләрне, яңалыкларны укып торыгыз!

Фикерләр 0 Авторизация
Фикер калдырыр өчен авторизация узыгыз! Яңалары (аста)
  • Өстә
  • Аста